Биредә өлкән буын белән генә түгел, ә яшьләр белән дә эш оештырылга

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Пимәр авылында мәчетнең 20 еллык юбилеенә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә авыл халкы, районның төрле торак пунктларыннан имамнар, шулай ук башка районнардан һәм Казаннан мәртәбәле кунаклар җыелды. Алар арасында – Яшел Үзән районы имаммөхтәсибе, Төньяк-Көнбатыш төбәк казые Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да бар иде. Шулай ук Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков та үзенең чыгышы белән бәйрәмне бизәде.
Программа рәсми өлештән башланып китте, биредә җыелганнар алдында сәламләү сүзләре яңгырады. Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Абелханов билгеләп үткәнчә, бу чара Мәүлид аена - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне аена - туры килде, ә бу исә мондый очрашулар һәм рухи традицияләрне ныгыту өчен аеруча бәрәкәтле вакыт.
Пимәр мәчете имам-хатыйбы Илһам хәзрәт Идрисов биредә 2013 елдан бирле хезмәт итә һәм мәхәллә тарихында икенче имам булып тора.
– Мәчетебез ачылган көннән бирле, ягъни 2006 елдан алып бер дә ябылып тормады, моңа без бик куанабыз, – дип билгеләп үтә ул. – Җомга намазларына 10 лап кеше җыела. Кечкенә авыл өчен бу начар түгел. Гает намазларына исә 40-60 кеше килә.
Илһам хәзрәт бу вазыйфада беренче имам – Зиннәтулла хәзрәт Гыйниятовны алыштырган. Беренче елларны исенә төшереп, ул баштан җиңел булмавын сөйли: кеше аз йөргән, укытучылар да аз була, әмма вакыт узу белән эшләр җайлашып китә.
Мәчеттә өлкән буын белән генә түгел, ә яшьләр белән дә эш оештырылган: уку класслары эшли, балалар лагерьлары оештырыла. Алда – мәдрәсә ачу планнары. Бәйрәмдә балалар Коръән сүрәләрен укыдылар һәм азан әйттеләр.
Мәчет төзү башлангычы белән авылда туып-үскән Рифат Гыйниятов чыккан:
– Пимәрдә мәчет юк иде, без күрше авылга йөрдек, бу уңайсыз иде. Авылдашлар белән сөйләштек, уйлаштык та, үзебезнең мәчетне салырга карар кылдык, – дип искә ала ул.
Төзелеш 2003 елда башланып, өч ел дәвам итә. Бу чын мәгънәсендә халык проекты була, ул авыл халкының үз акчасына һәм көче белән тормышка ашырыла. Спонсор ярдәме белән күтәрелгән манара гына читтән булган бердәнбер ярдәм булып тора.
Пимәр авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гыйматдинов көн геройларына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды: Рифат Гыйниятовка – төзелеш башлангычы өчен; Зиннәтулла Гыйниятовка – беренче имам буларак; һәм Илһам Идрисовка – бүгенге хезмәте өчен. Мөхтәсибәт исеменнән Илһам хәзрәткә шулай ук термопот та бүләк иттеләр.
Бәйрәм мәчет территориясендә, ачык һавада оештырылган традицион уртак аш белән тәмамланды. Кунакларны казанда пешкән пылау һәм самавыр чәе белән сыйладылар. Бу көнне һава торышы да бәйрәм рухына туры килеп, үзенә күрә бер гүзәл бүләк ясады.