Питрәч кошчылык комплексында эшләүче юбилярлар белән әңгәмә кордык
Җәмгыять

Питрәч кошчылык комплексында эшләүче юбилярлар белән әңгәмә кордык

Биредә күп кенә хезмәткәрләр гаиләләре, кемдер хатыны яки ире белән, кемдер балалары белән эшли.

Кошчылык комплексы хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы узды. 27 кеше бүләкләнде, алар арасында юбилярлар – озак еллар предприятиедә намус белән эшләүчеләр һәм елның беренче айларында юбилей туган көннәрен билгеләп үтүчеләр.

38 ЕЛ КОШЧЫЛЫК ФАБРИКАСЫНДА

Су алу станциясе операторы Вазыйх Садриевка 60 яшь тулган, аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Предприятиедә ул 80 нче еллардан бирле эшли. Башта шофер була, аннары сәламәтлеге буенча су алу станциясенә күчә. Вазыйх Данисовичның бурычы корпусны һәм цехны су белән өзлексез тәэмин итү, шуңа күрә анда даими контроль. Бер тәүлек эшли, аннары өч көн ял итә.

«Гомер буе бер урында эшләп барысына да ияләшәсең, коллективыбыз да бик яхшы. Бергәләп балык тотарга йөрибез».

Ул Ленино-Кокушкинодан, гаиләсе белән бүген дә шунда яши. Хатыны Фәния белән алар инде 30 елга якын бәхетле гомер итәләр. Өч бала үстергәннәр.

– Хатыным пенсиягә кадәр минем белән эшләде, сугым цехында ит эшкәртү буенча оператор иде, кызыбыз Гүзәл бухгалтериядә эшли. Әти-әни дә монда эшләде. Гаилә подряды, – дип билгеләп үтте Вазыйх Данисович.

 “ЭШЕҢНЕ БӨТЕН КҮҢЕЛЕҢНЕ БИРЕП БАШКАРЫРГА КИРӘК”

Бройлер цехы кош караучысы Рузилә Камалиева да үзенең 60 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын алды. 12 ел дәвамында ул йомырка җыю белән шөгыльләнә, ул вакытта йомырканы кул белән чиләкләргә җыйганнар. Көненә алты-җиде мең данә җыелган, ә соңрак унике меңгә җиткән. Аннары яңа комплекс төзелә, һәм заманча җиһазлар ярдәмендә эш җиңеләйтелә.

«Аларны үстерер өчен җылылык һәм игътибар кирәк. Аларны даими карап торабыз, алар безгә балаларыбыз кебек. Үз эшеңне бөтен күңелеңне биреп башкарырга кирәк, шул чакта барысы да әйбәт булачак».

Ул Теләче районының Олы Мәтәскә авылында яши, шуннан Питрәч районына эшкә йөри. Берникадәр вакыт кошчылык комплексында ире белән эшлиләр.

Узган елның сентябреннән Рузилә Гарәфетдин кызы чебиләр карый башлый. Ул тәүлеклек чебиләр кабул итеп ала һәм аларны тәрбияли.

Улы Фәрхәт тә фабрикада эшли. Камалиевлар гаиләсе өч бала тәрбияләп үстергән, алар әти-әниләренә дүрт онык бүләк иткәннәр, шуларның өчесе кыз һәм бер малай.

“АВЫР ХЕЗМӘТТӘН КУРЫКМЫЙБЫЗ”

Җитештерү биналарын юучы Ренат Фәйзуллинга “Ак Барс” холдинг компаниясе рәхмәтен белдерделәр, ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Һөнәре буенча ул механизатор, ярдәмче хуҗалыкларда, колхозда эшли. Кошчылык комплексына 14 ел элек килгән.

Аларның бригадасы тугыз кешедән тора, шуларның берсе – аның хатыны Руфия. Ирлехатынлы бер сменада эшлиләр, бергә Теләче районының Олы Мәтәскә авылыннан килеп йөриләр.

Ренат Альдафович авыр хезмәтнең сәламәтлек торышына да йогынты ясавын таный. Салкын су белән эшлиләр, ел әйләнәсе резина итекләрдә йөриләр, кайвакыт кул-аяклары авырта, ишетү сәләтенә йогынты ясый торган көчле тавышлы инвентарь кулланалар.

– Әмма кемдер бу эшләрне башкарырга тиеш, бездә кешеләр җитми. Без лаеклы түләнә торган авыр хезмәттән курыкмыйбыз, – диде ул.

Ир белән хатынның ике кызлары бар, алар Казанда яшиләр, икесе дә кияүдә, бер оныклары бар.

“ЭШ КӨЧ БИРӘ”

Бройлер цехының ветеринария санитары Гөләндәм Садыйкованы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр, 55 яшьлек юбилее белән котладылар. Фабрикага ул 1993 елда төрле эш башкаручы сыйфатында урнаша, аннары кош караучы булып эшли. Бүген Гөләндәм Тимергалиевна ветеринария табибына һәрнәрсәдә ярдәм итә: үлчәү, исәпләү, тикшерү, препаратлар тарату, вакцинация, ярып карау һәм башка күп нәрсәләр. Белеме буенча ул элемтәче.

Аның ире мәрхүм, өч ай элек вафат булган. 32 ел фабрикада шофер булып эшләгән. Аның таянычы – ике кызы, ә шатлыгы – өч оныгы.

– Без ирем белән берберебезне яратып, хөрмәт итеп, тату яшәдек. Аны югалткач, тормышымның яме бетте. Якын туганнарым, хезмәттәшләрем һәм яраткан эшем алга таба яшәргә көч бирә, – диде ул.

“ФАБРИКА ТУГАН ЙОРТЫМ КЕБЕК”

Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының Рәхмәт хатына өлкән бухгалтер Галина Шурликова да лаек булды. Аңа 55 яшь тулды. Ул кооператив техникумын тәмамлаган. Кошчылык комплексында хезмәт эшчәнлеген 1990 елда лаборант буларак башлый. Соңрак бухгалтер була. Эш күп, аның җаваплылыгында төзелеш материаллары һәм махсус киемнәр.

– Гомерем буе биредә эшлим, фабрика туган йортым кебек. Предприятиедә эшләп тапканга яшибез, үзебезне тәэмин итәбез, балаларны укыттык, гаиләдә ике кызыбыз бар, – диде Галина Григорьевна.

Аның ире ун ел сугым цехы башлыгы булып эшләгән. Питрәчкә пар Казаннан яшь белгечләр буларак килгән, ә үзләре Янсуар авылыннан. Ир белән хатынның өч оныгы үсә.

“ЭШ БИК КҮП, КОЛЛЕКТИВЫБЫЗ ДУС-ТАТУ”

Дебиторлар һәм кредиторлар белән исәп-хисапларны исәпкә алу буенча әйдәп баручы бухгалтер Гөлнара Абрамовага район башлыгының рәхмәтен белдерделәр, бу аның 55 яшьлегенә дә бүләк булды. Ул Ленино-Кокушкино авылында укытучылар Нурания Шакировна һәм Рәүф Зиннәт улы гаиләсендә туган. Югары белемне Мәскәү кооператив институтының Чебоксар филиалында икътисад факультетында ала. Чувашиядә кияүгә чыга, шунда яши. 20 ел РАЙПОда бухгалтер булып эшли. Әмма тормыш шартлары үзгәрә һәм Гөлнара Абрамова туган ягына кайта, 2009 елда кошчылык комплексы коллективына кушыла. Аның улы шунда ук төзелеш цехы башлыгы булып эшли.

«Эш бик күп, җаваплы, әмма коллективыбыз дус-тату һәм бердәм. Белгәнебезчә, бердәмлек, уңыш нигезе булып тора».

Эшеннән буш вакытта ул спорт белән шөгыльләнә: фитнеска йөри, чаңгыда йөри, йөгерә. Күптән түгел Коръән уку өчен гарәп телен өйрәнә башлаган. Дин белән кызыксыну әнисе ярдәмендә уянган, ул пенсиягә чыккач мәдрәсәдә укый, ә аннары үзенең белемнәрен башка мөселманнарга тапшыра.