Бәйрәмне Питрәчтә спорт мәктәбе залында оештырдылар
Питрәчтә ике көн рәттән район башлыгы чыршысы узды. Бәйрәмгә уку алдынгыларын, төрле фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, яшь спортчыларны, вокалчыларны һәм биючеләрне чакырдылар. Быел алар белән бергә мобилизацияләнүчеләрнең балалары да бар иде.
Район башлыгы Илһам Кашапов барысын да сәламләде:
- Ел саен бу залда без үз тырышлыклары белән зур нәтиҗәләргә ирешкән, районыбызны төрле ярышларда, олимпиадаларда намус һәм абруй белән яклаган иң яхшы балаларыбызны җыябыз. Мин сезгә һәм сезнең остазларыгызга, педагогларыгызга, Сезнең белән һәрвакыт янәшә булган укытучыларга рәхмәтлемен. Сезнең хыялларыгыз чынга ашыр дип өметләнәм. Сез булдырасыз. Ә без, өлкәннәр, сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, - диде Илһам Миңнехан улы.