Питрәч районы башкарма комитеты муниципаль маршрутларга перевозчик эзли
Җәмгыять

Питрәч районы башкарма комитеты муниципаль маршрутларга перевозчик эзли

Гаризалар 13 февральгә кадәр кабул ителә

Питрәч районы башкарма комитеты җайга салынган тарифлар буенча муниципаль маршрутларга перевозчик эзли.

Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Контрактның башлангыч бәясе 1 сум. Шул ук вакытта пассажирлар йөртү һәм багаж ташу өчен түләү подрядчы карары нигезендә кала.

Муниципалитет башкарма комитеты гаризаларны агымдагы елның 13 февраленә кадәр кабул итәчәк, ә 15 февральдә перевозчикны билгеләячәк.