Питрәч районында +28 градус эссе булачак
Җәмгыять

Питрәч районында +28 градус эссе булачак

Бу хакта республиканың Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр

Чәршәмбе, 29 майда, Татарстанда эссе һава торышы көтелә. Алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана.

Төнлә термометр баганалары 10...13 градус күрсәтәчәк, ә көндез 25...28 градуска кадәр күтәреләчәк.