Алар янына район башлыгы Рәис Сөләйманов килде
Районда палаткалы лагерь сезонны тәмамлый, анда Питрәч, Саба һәм Кукмара районнарыннан 50гә якын бала икенче сменада ял итә.
Бирегo hайон башлыгы Рәис Сөләйманов килде, ул балалар һәм әйдәманнар белән аралашты, яшәү һәм ял итү шартлары белән кызыксынды.
– Әгәр мондый формат сезгә ошый икән, без аны үстерәчәкбез, - дип ассызыклады Рәис Әхтәмович һәм балаларга яхшы ял теләде.
Салкынча һава торышына карамастан, балалар үзләрен уңайлы хис итә: палаткалар 20 урынга исәпләнгән, караватлар, тумбочкалар белән җиһазландырылган, пледлар һәм мендәрләр бар. Егетләр әйтүенчә, урамда салкынча һава торышы булса да, эчтә җылы. Нәрсә өстиселәре килә дигән сорауга ял итүчеләр: «дискотекалар күбрәк булсын иде» диделәр.
Лагерь хәрби-патриотик юнәлешле. Балалар ГТО нормаларын тапшыралар, солдатларга хатлар язалар, тематик чараларда катнашалар. Шушы көннәрдә аларга Миңнур Шәмсетдинов Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә багышланган күчмә музей белән килде.
Питрәчтән 11 яшьлек Мирослав Тонов:
– Миңа монда барысы да ошый, бигрәк тә дискотекалар. Ризык тәмле, шартлар яхшы. Яңа дуслар таптым.
Аш вакыты иде. Балалар өчен борчак ашы һәм ит белән карабодай әзерләгәннәр. 12 яшьлек Азалия Һадиева:
- Көненә биш тапкыр тәмле ашаталар!
Өлкән әйдәман Саимә Шаһиәхмәтова көн тәртибе турында сөйләде: иртә кросс һәм зарядкадан башлана, аннары иртәнге аш, палаткаларны җыештыру (иң пөхтәләр арасында конкурс үткәрелә), шалтырату вакыты, чаралар, төшке аш, тыныч сәгать, кичке аш һәм кичке активлык.
- Балалар зур өметләр белән килә, һәм минем бурыч – аларны аклау, балаларда бирегә яңадан килергә теләк булдыру. Мин монда күңел өчен эшлим, балалар белән вакыт уздыру, палаткалы лагерь атмосферасы ошый, - дип уртаклаша Саимә.
Палаткалы лагерь районда 2023 елдан бирле эшли. Җәй буена алты сменага кадәр уза, быел – ике. Планнарда – тагын да күбрәк балалар табигатьтә ял итә алсын өчен киңәйтү – Рәис Сөләйманов шулай ук лагерьның спорт базасын көчәйтергә тәкъдим итте.