Питрәч районында мохтаҗларга ярдәм итү буенча хәйрия акциясе узачак
Җәмгыять

Питрәч районында мохтаҗларга ярдәм итү буенча хәйрия акциясе узачак

Бу айда чара киләсе уку елына багышлана

28 августта 16-20 сәгатьтә һәм 29 августта 12-18 сәгатьтә Питрәч супермаркетында (Казанская урамы, 15е) «Игелек кәрзине» хәйрия акциясе узачак.

Нәрсәләр кабул ителә: тиз әзерләнә торган боткалар, карабодай, тары, макарон (балалар өчен булса яхшырак), яшелчә, ит консервалары, балык паштетлары, итле боткалар, куертылган сөт, джем, кечкенә төргәкләрдә соклар, печенье, чикләвек. Барлык продуктлар да озак вакытлы срок белән булырга тиеш.

Ничек катнашырга: волонтерлар кергәндә кунакларны каршы алачак, листовка бирәчәк һәм сорауларга җавап бирәчәк. Сатып алганнан соң продуктларны махсус савытларда калдырырга яки кизү торучыларга тапшырырга мөмкин.