Питрәч районында педагогик эшчәнлек белән бәйләнгән 14 ирле-хатынлы пар бар
Җәмгыять

Питрәч районында педагогик эшчәнлек белән бәйләнгән 14 ирле-хатынлы пар бар

Аларның икесенә бер һөнәр

ЛАЛӘ ФЛЮР КЫЗЫ ҺӘМ САМАТ ӘХӘТ УЛЫ ФӘЙЗРАХМАНОВЛАР

Алар бер-берсен балачактан ук беләләр, бер авылда үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар, туган авыллары Чыты мәктәбендә бергә эшлиләр. Самат Әхәт улы физика һәм информатика укытучысы. Лалә Флюровна рус теле һәм әдәбияты укыта. Ир белән хатынның гомуми эш стажы 58 ел тәшкил итә.

Аларның өч баласы бар – бер кызлары һәм ике уллары. Бергәләп походларга һәм балык тотарга, җәяү һәм велосипедта йөрергә яраталар.

Самат Әхәтович көрәш белән шөгыльләнгән һәм көрәшчеләрнең берничә буынын тәрбияләгән. Умартачылык белән мавыга, үз хоббиена бөтен гаиләсен җәлеп итә. Тормыш иптәше чәчәкләр үстерергә ярата.

– Һәр чәчәк – ул безнең тормыш бизәге, бәхет һәм уңайлылык билгесе! – ди Лалә Флюровна.


 ГҮЗӘЛ РЕНАТ КЫЗЫ ҺӘМ ИЛНАР НАИЛ УЛЫ АЗИЗОВЛАР

Икесе дә югары белемне Казан педагогия университетында алган, анда танышалар һәм үз язмышларын бәйлиләр. 2011 елда ныклы педагогик гаилә барлыкка килә. Гүзәл Ренат кызы әтиәнисенең педагогик эшчәнлеген дәвам итә. Илнар Наил улының әти-әнисе авылда эшләгән: әтисе – агроном, әнисе - бухгалтер.

Илнар Наилевич Питрәч интернат мәктәбендә “Столяр эше” профиле буенча һөнәри эшчәнлек алып бара, Гүзәл Ренат кызы Питрәч икенче мәктәбендә математика укыта. Гаиләнең уртак мавыгулары бар – спорт һәм сәяхәт.

Азизовларның ике балалары үсеп килә – Альбина һәм Ильяс.


РУШАНИЯ ИЗМАИЛ КЫЗЫ ҺӘМ РЕВГАТ ТУКТАР УЛЫ ТИБАЕВЛАР

Бер урамда үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар. Быел 35 еллык гаилә юбилеен билгеләп үткәннәр, шуларның 33 елын бергә педагогика өлкәсендә үткәргәннәр. Тибаевларның авторлык программасы меңнән артык тәрбияләнүчегә масштаблы конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Царевода “Прогресс” лицеенда эшлиләр: берсе – директор, икенчесе – өстәмә белем бирү педагогы. Аларның 20дән артык укучысы педагог һөнәрен сайлаган. Кызлары Рамилә педагог, Россиянең спорт мастерлыгына кандидат, халыкара класслы биюче.

Ревгат Туктарович һәвәскәр бакчачы, сирәк очрый торган бакча үсемлекләренең зур коллекциясенә ия.


ГӨЛФӘНИЯ ТУКТАМЫШ КЫЗЫ ҺӘМ ХӘБИР ЗАҺРЕТДИН УЛЫ СӘЙФЕТДИНОВЛАР

Хәбир Заһретдинович география укытучысы, Питрәч икенче мәктәбе директоры, хатыны – Чыты мәктәбенең математи - ка укытучысы. Булачак ир белән хатын 1987 елда танышалар. Икесенең дә педагогик стажлары – 36 ел. Аларның горурлыгы – кызлары: Зилә – мәгариф бүлегендә квалификацияле икътисадчы, Динә – талантлы педагог.

Гаиләдә ике укытучы: яхшымы, начармы?

– Гаилә тормышына бу комачауламый. Киресенчә, бер-береңне аңлыйсың, һәм, әлбәттә, бер-береңә ярдәм итәсең, – диде бертавыштан Сәйфетдиновлар.


ГӨЛИЯ МӘГЪСҮМ КЫЗЫ ҺӘМ АЙРАТ РӘМИС УЛЫ НИЗАМОВЛАР

Пар 1987 елның октябрендә Казанда Укытучылар көне уңаеннан дискотекада таныша. Шул вакыттан бирле Айрат һәр көнне Гөлияне укудан каршы ала, тулай торакка кадәр озатып куя. Бу 1988 елның августына кадәр дәвам итә, аннары алар өйләнешәләр. Быел Низамовлар гаиләсенә 35 ел. Икесе дә Шәле авылында эшли, Айрат Рәмисович – физика укытучысы, ә Гөлия Мәгъсүмовна – рус теле укытучысы.

Гөлия Мәгъсүм кызы иҗади кеше, кул эшләренең барлык төрләре белән мавыга: крючок, инә белән бәйли, бисердан әйберләр ясый, рәсем, икебаннар ясый, чәчәкләр үстерә һәм бакчачылык белән шөгыльләнә. Айрат Рәмис улы элек радиотехника белән мавыккан, 90 нчы елларда терлекчелек нигезләрен өйрәнгән һәм хәзер йорт хуҗалыгы аның өстендә: үгезләр, үрдәкләр, чебиләр, тавыклар.

Ир белән хатын ике бала үстергән: бер малай һәм бер кыз. Аның кул эшләре белән мавыгуы кызына күчкән, ә әтисенең радиотехника белән кызыксынуы улына күчкән, ул компьютерлар ремонтлый.


РӘСИЛӘ МӘГЪСҮМ КЫЗЫ ҺӘМ АЛМАЗ БӘДРЕТДИН УЛЫ МӨХЕТДИНОВЛАР

Ир белән хатын күп еллар Шәле авылында укытучы булып эшлиләр, алар шунда туганнар һәм үскәннәр. Бер мәктәптә укыганнар, клубта дискотекада танышканнар. 1996 елда өйләнешәләр. Хатыны әйтүенчә, ире белән бер мәктәптә эшләү бик яхшы – һәрвакыт яныңда киңәшчең, терәгең бар.

Гаилә зур, яхшы йортта яши. Аларның кызлары бар, ул дүртенче сыйныфта укый. Бакчачылык белән шөгыльләнәләр, үгезләр һәм тавыклар асрыйлар.

Алмаз Бәдретдин улы – технология укытучысы, модельләштерү белән шөгыльләнә. Укучылар белән гадәти булмаган әйберләр уйлап таба, олимпиадаларда һәм конкурсларда проектлар белән катнаша, призлы урыннар ала. Рәсилә Мәгъсүм кызы – тарих укытучысы, туган авылы тарихын тирәнтен өйрәнә һәм укучылар белән кызыклы дәресләр, очрашулар үткәрә.


НИНА НИКОЛАЕВНА ҺӘМ ПЕТР НИКОЛАЕВИЧ НИКИТИННАР

Гаилә Керәшен Сәрдәсе авылында яши. Петр Николаевич физикаһәм математика укытучысыгомуми хезмәстажы – 45 ел. Нина Николаевна рус теле һәм әдәбияты укытучысы, гомуми хезмәт стажы 41 ел. Алар бер-берсен яхшы белгән, бер мәктәптә укыганнар, хәзер бергә эшлиләр.

– Безнең гаиләдә буыннан-буынга тапшырыла торган уникаль традиция бар – фотолар карау. Йортта фотоальбомнар саклана. Без ата-бабаларыбызга – укытучыларыбызга, 400 елдан артык хезмәт стажы булган династиябезгә рәхмәтле, – диләр ир белән хатын.

Алар ике малай үстергәннәр, аларда физика, информатика һәм исәпләү техникасына аерым мәхәббәт тәрбияләгәннәр.


ЛИЛИЯ МИДХӘТ КЫЗЫ ҺӘМ РУСЛАН РИШАТ УЛЫ МӘРДАНОВЛАР

1996 елда, югары уку йортында укыганда танышалар. Университетны тәмамлагач, һәркем үз белгечлеге буенча эшли башлый.Ләкин язмыш аларны кабат очраштыра, тиздән пар өйләнешә.

Руслан Ришат улы Ленино-Кокушкино мәктәбендә биологияукытучысы, Лилия Мидхәт кызы шул ук мәктәптә рус теле һәмәдәбияты укытучысы булып эшли. Икесе дә сәяхәт итәргә, укырга, бакчачылык белән шөгыльләнергә яраталар. Аларның икебаласы бар: малай һәм кызлары.

– Әлбәттә, өйдә дә эш турында сөйләшәбез. Ирем минем беләнуртаклаша, киңәшләшә. Кайвакыт мин аның позициясе беләнкилешмим, ул минем белән. Һәркем үз карашын яклый, – диде хатын.


 ЛИЛИЯ РАФИС КЫЗЫ ҺӘМ ӘМИР ГЫЙЛЬМИХАН УЛЫ МУЛЛАӘХМӘТОВЛАР

Әмир Гыйльмиханович Питрәч беренче мәктәбендәхимия, биология, технология, физкультура укыта Лилия Рафисовна Питрәч икенче мәктәбендә рус теле һәм д әбияты укытучысы булып эшли. 1997 елда университетны тәмамлаганнан соң яшь белгечләрне район мәгариф бүлегенә эшкә урнаштыру өчен чакыралар. Алар нәкъ шунда очрашалар.

1998 елның 11 декабрендә гашыйклар өйләнешәләр. Быел гаиләнең 25 еллык юбилее. Алар ике бала тәрбияләп үстергән. Энже һәм Булат. Быел кызлары башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле укытучысы буларак һөнәри юлын башлый. Уллары КФУның “Психология” факультетында дүртенче курста укый.

Ир белән хатынның искиткеч хоббилары бар – умартачылык. Ял вакытларын бергәләп умарталыкта үткәрәләр. 


ТӘНЗИЛӘ ХАШИМ КЫЗЫ ҺӘМ ИЛГИЗ ВАКЫЙФ УЛЫ ШАКИРОВЛАР

Алар тәүлегенә 24 сәгать бергә: бергә уяналар, бергә Надеждино мәктәбенә эшкә баралар, бергә ашханәдә төшке аш ашыйлар, дәресләрдән соң бергә өйләренә кайталар. Икесе бергә 50 елдан артык педагогик стажга ия.

Икесе дә Казан дәүләт педагогия университетында укыган: Илгиз Вакыйф улы – филология факультетында, Тәнзилә Хашим кызы – табигать белеме -география факультетында. Алар инде 22 ел ир белән хатын. Алар үзләре төзегән зур йортта яшиләр. Аларның ике малайлары бар: олысы Илмир медицина юлын сайлаган, ә кечесе Әскәр җиденче сыйныфта укый.

– Өйдә без эш турында сөйләшмибез, гади ир белән хатын, әти һәм әни булырга тырышабыз, – дип билгеләп үтте йорт учагын саклаучы.


 ЮЛИЯ РАФИС КЫЗЫ ҺӘМ ТИМУР МУХТАБАР УЛЫ ГАДАЛЬШИННАР

Аларның никахлары 2010 елның 16 июлендә теркәлгән. Ир белән хатын ике ул үстерәләр. Гаиләдә яраткан уртак шөгыльләре – өстәл уеннары, пикникларга чыгу, велосипедта йөрү. Тимур Мухтабарович Көектә “Алгоритм” лицеенда директорның административ-хуҗалык өлеше буенча урынбасары вазифасын башкара, ә аның хатыны шунда ук тарих укытучысы булып эшли.

Ир белән хатын гаилә традицияләрен хөрмәт итәләр һәм аларны мирас итеп тапшыралар. Каенана килененә татар ашларын әзерләргә өйрәтә, ә аны үз чиратында каенанасы өйрәткән. Икенче традиция - алтын бизәнү әйберләрен буыннан-буынга кызларга тапшыру.

Әби-бабайларыннан калган истәлекләрне саклауга аерым игътибар бирәләр. Олы уллары белән бергә сугышның барлык авырлыкларын кичергән һәм 97 яшькә кадәр лаеклы яшәгән бабасы – артиллерист, талантлы гармунчы һәм шагыйрьгә багышланган “Чемоданда музей” проектын әзерләргә планлаштыралар.


НАДЕЖДА ВАЛЕНТИНОВНА ҺӘМ ИЛДАР ИСМӘГЫЙЛЬ УЛЫ ГАБДРАХМАНОВЛАР

Алар 1980 елда Казан дәүләт педагогия институтының студентлары булганда танышалар: студент егет физик культура факультетында, студент кыз чит телләр факультетында укыган. Танышканнан соң биш ел узгач, яңа гаилә коралар. Комсомол туе гадәти генә үтмәгән, җигелгән атлар белән, бөтен авыл белән бәйрәм иткәннәр. Ә икенче көнне бу туйны Советлар Союзы телевидениесе күрсәткән.

40 ел бергә яшәү һәм педагогик эшчәнлек сизелмидә үтеп киткән. Олы уллары һәм кызларына – 37 һәм 35 яшь, кече улларына – 16 яшь, өч оныклары бар.

Ир белән хатын физкультура һәм спорттан аерылмый: велосипедта йөриләр һәм чаңгыда шуалар, теннис уйныйлар, җәен бакчачылык һәм йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр. Кышын театрларга, кинога баралар. Туган ил буйлап күбрәк сәяхәт итәргә хыялланалар.


МАРИНА АНАТОЛЬЕВНА ҺӘМ ОЛЕГ НИКОЛАЕВИЧ ВАРАКСИННАР

Олег Николае - вич Иске Шигали мәктәбенең биология, география һәм химия укытучысы, эш стажы – 25 ел. Аның хатыны Питрәч икенче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, эш стажы – 20 ел.

Алар бер мәктәптә укыганнар. Студент елларында тыгыз аралашканнар. Симпатия зур хисләргә әверелгән. Хатлар алмашканнар, алар әле дә саклана. 2000 елдан бирле бергә. Бер малай тәрбияләп үстергәннәр, ул Казан дәүләт энергетика университетының дүртенче курс студенты.

Алар бергә җәяү йөрергә, җиләк һәм гөмбә җыярга яраталар. Алар бер-берсенә терәк, ярдәмче.