Питрәч районында талпаннарга каршы көрәш активлашты
Җәмгыять

Питрәч районында талпаннарга каршы көрәш активлашты

Талпан тешләмәсен өчен, куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк.

Ветеринарлар шәхси йорт яны участокларында һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре территорияләрендә дезинсекция үткәрәләр.

Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»

ҮЗ УЧАСТОГЫГЫЗНЫ КУРКЫНЫЧСЫЗ ИТЕГЕЗ

Талпаннар активлыгы сезоны башланды, җирле халык быел аларның аеруча да күп булуын хәбәр итә. Талпаннар кешедән кала, йорт, авыл хуҗалыгы хайваннары өчен дә куркыныч тудыра, чөнки алар күп кенә йогышлы авыруларны тараталар.

Районның ветеринария берләшмәсе Наталья Петрушина йорты территориясендә дезинсекция үткәрде.

– Мин ветеринария хезмәтендә утыз елга якын эшләдем, шуңа күрә мондый профилактика кирәклеген яхшы беләм. Җәйне көтәбез, балалар, оныклар киләчәк, территорияне талпаннардан сакларга, куркынычсыз итәргә кирәк. Инде талпаннар, бөҗәкләр, чебенчеркиләр чыга башлады. Элек эшкәртүне без үз көчебез белән үткәрә идек, хәзер шәхси секторда да кулланырга мөмкин булган дезҗайланма барлыкка килде, – дип сөйләде Наталья Ивановна.

Илсур Вәлиуллин районның ветеринария хезмәтендә 17 ел эшли. Препаратны ул тәнне тулысынча каплап торган махсус киемдә сиптерә. Шәхси саклану чараларын кулланырга кирәк – күзлек, респиратор, перчаткалар. Әгәр дә инструкцияне һәм куркынычсызлык техникасын үтәсәң, кешеләр өчен территория эшкәртү куркынычсыз, дип раслый белгечләр.

– Әлбәттә, билгеле бер вакытка түзәргә, эшкәрткәннән соң ук территориягә чыкмаска кирәк. Бу нечкәлекләрне дә без алдан аңлатабыз, – дип билгеләп үтте Питрәч дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Сергей Егоров. – Монда без нодуляр дерматит, котыру, бруцеллез кебек йогышлы авыруларны профилактикалыйбыз. Безнең максат – бу авыруларны таратучы, китереп чыгаручы чебен-черкиләр, кигәвеннәр, талпаннарны мөмкин кадәр киметү. Мондый чараларны без, гадәттә, май башыннан октябрьгә кадәр үткәрәбез. Безнең хезмәткә авыл хуҗалыгы формированиеләре, терлекчелек фермалары еш мөрәҗәгать итә, әмма бу хезмәт барлык питрәчлеләргә дә күрсәтелергә мөмкин.

ТАЛПАННАР ҺӨҖҮМЕНӘ ЮЛ КУЙМАГЫЗ

Шуны белү мөһим: талпаннар урманнарда гына түгел, ә сезнең йорт янындагы бакча участокларында, газоннарда, юл кырыендагы үләннәрдә д ә яши. Аларны очраклы рәвештә, мәсәлән, агач ботаклары яки чәчәк бәйләмнәре белән өйгә ияртеп алып кайтырга мөмкин.

Талпаннар сикермиләр дә, очмыйлар да. Алар үз корбаннарын җирдә яки үләндә көтәләр. Аларның алгы аякларында җылылык һәм исләрне тоючы махсус органнары бар. Потенциаль корбан үтеп барганда, талпан аңа алгы аяклары белән ябыша. Алар тешләгән вакытта авыртуны сизмәсләндерәләр, шуңа күрә аларның тешләгәнен күпләр сизми. Талпан селәгәй белән кан йөрешен тоткарлаучы матдәләр кертә.

Талпан тешләмәсен өчен, куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк. Урманга, паркка, талпаннар очрый торган теләсә кайсы урынга барганда, талпаннар кием астына кермәслек итеп киенү бик мөһим һәм керсәләр дә, аларны тиз генә табып булачак. Иң яхшысы – бер төсле ачык кием кию, анда кара талпан яхшырак күренәчәк. Кием якалары, җиңнәре тәнгә тиеп торырга тиеш, киемнең өске өлешен чалбарга, чалбар балакларын сапоги эченә яки тыгыз резиналы носки эченә тыгарга кирәк, башка капюшон кию яхшырак, әгәр ул булмаса, яулык ябарга, башлык кияргә кирәк. Махсус аэрозоль, репеллент средстволар кулланыгыз, шулай да алдан аларның инструкцияләрен укыгыз. Бу препаратларны беркайчан да тән тиресенә сиптерергә ярамый. Талпаннар тешләгән очракта аларны үзегез алырга тырышмагыз, шунда ук якындагы травмпунктка яки яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итегез, анда сезгә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтеләчәк.