Иң күп тавыш җыючылар «Әлбәден» фестивален оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды

V Бөтенроссия «Әлбәден» фестивале барышында «Мин тарихка кагылдым» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Конкурс шартлары буенча, катнашучылар узган еллардагы фестивальдән үз фотоларын җибәрергә тиеш иде. Барлыгы 29 заявка кабул ителде.
Фотоконкурс җиңүчеләре – Инсаф Садриев һәм Венера Курбанова булды. Алар фестивальне оештыручылардан истәлекле сувенир продукциясе алдылар.