Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле 498 мең сум бурычы өчен машинасыннан мәхрүм калырга мөмкин

Элегрәк автомобильгә карата теркәү гамәлләренә тыю кертелгән булган инде

Суд приставлары ярты миллион сумга якын бурычы булган питрәчленең Infiniti машинасына арест салган. Автомобильне ир-атның район суд приставлары бүлегенә килүе вакытында ук кулга алганнар һәм махсус стоянкага эвакуацияләгәннәр.

Салымнар һәм кредитлар буенча бурычларның гомуми суммасы 498 мең сум тәшкил иткән. Элегрәк автомобильгә карата теркәү гамәлләренә тыю кертелгән булган инде, әмма ир-атны бурычларын түләргә мәҗбүр итмәгән.

Хәзер аның машинасын саклап калу мөмкинлеге бар – моның өчен ул бурычын билгеләнгән вакытта тулысынча түләргә тиеш. Югыйсә машинага бәя куеп сатуга бирәчәкләр, ә алынган акчаларны бурычны каплауга юнәлтәчәкләр. Моннан тыш, хуҗага машинаны эвакуацияләү һәм стоянкада саклау чыгымнарын түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса