Питрәчле Ольга Топорова: «Мин һәрчак елмаеп йөрергә яратам»
Җәмгыять

Питрәчле Ольга Топорова: «Мин һәрчак елмаеп йөрергә яратам»

Кыз тумыштан ук ДЦП белән авырый, шуңа да карамастан ул тулы канлы тормыш алып барырга тырыша

Ольга Топорованың уң аягын паралич суккан, шул як кулы да начар эшли. Ләкин кыз, сәламәтлеге белән шундый җитди проблемалар булуга карамастан эшли, спорт, иҗат белән шөгыльләнә, һәр көнен уңай кичерешләр белән шатланып үткәрә.

Әти-әнисе кызларының сәламәтлеге белән барысы да тәртиптә булмавын бала бик кечкенә чакта ук сизә башлый. Башта әнисенә нәни Оляның куллары һәм аяклары бертигез озынлыкта түгел кебек тоела. Бала йөрергә өйрәнә башлагач, моның чыннан да шулай икәне ачык күренә: ул уң аягына табаны белән түгел, ә бармак очлары белән генә баса, чөнки уң аягы сулыннан кыскарак була. Шул чакта алар табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлыйлар, алар аңа балалар церебраль параличы диагнозы куя.

Кечкенә чакта кызның кайбер яшьтәшләре аннан аксак дип көлгәннәр. Бу хәл еш кабантланмаса да, мондый мыскыллы сүзләр Оляның хәтеренә бик нык уелып калган. Башта аны бертуган апасы яклап чыга торган була. Үсә төшкәч ул үзен үзе яклый башлый, иң якын дусты Настя да ярдәм итә.

Кыз балалар бакчасы урынына реабилитация үзәгенә йөри, ә мәктәпкә баруны тугызынчы сыйныфка кадәр өйдә укытуга алыштыралар. Соңрак ул ике белгечлек буенча урта махсус белем алган: маляр-штукатур һәм персонал сайлау буенча менеджер. Кызның өченче төркем инвалидлыгы бар, айлык пенсиясе биш мең сум. Бу акча, әлбәттә, яшәү өчен җитми, ә Оля гомер буе әти-әнисе өстендә яшәргә теләми. Шуңа күрә ул эшләргә карар итә: ЗАГСта архиватор, кибеттә видеокүзәтү менеджеры була. 2020 елда Казанда яшәүче апасына якынрак булу өчен алар гаиләсе белән Бөгелмәдән Питрәчкә күчеп килә. Инде бер елга якын ул “Кайгырту” үзәгендә диспетчер булып эшли. Кичләрен зумбага йөри, бу Латин Америкасы стилендәге бию фитнесы, номерлар буенча рәсемнәр ясый, җырлый. Бу көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган концертта чыгыш ясарга әзерләнә.

“Мин үзем теләмәсәм дә бар эшне дә сул кул белән башкарырга мәҗбүрмен”, – дип сөйли Ольга. – Тирә-юньдәгеләр минем ничек сул кул белән эшләвемә гаҗәпләнәләр. Реабилитация үзәгендә авырту кулны язу өчен сәламәт кулны бәйләп куялар һәм уң кулны хәрәкәтләндерергә, әйберләрне аның белән тотарга, эшләргә мәҗбүр итә иделәр, шулай итеп кулга күнегү ясаттылар. Шуңа күрә “Әгәр мине аңларга теләсәгез, бер кулыгызны бәйләп куегыз, – дип әйтәм диде Ольга.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кайвакыт кешеләргә караганда хайваннар яхшырак аңлый. Шуңа күрә алар гаиләләренә эт алалар. Алты ел элек стаффордшир терьер токымлы эт асрый башлыйлар, аны Бостон дип атаганнар. Ольга аның белән йөри, гади командаларны үтәргә өйрәтә.

Кыз әти-әнисе белән яши. Сәламәтлегендәге тайпылышлар шәхси тормышын җайга салырга комачаулый, әмма кайчан да булса тормышында чын мәхәббәт булыр дип өметләнә ул. Италиянең Верона шәһәренә очарга тели, анда Шекспирның танылган трагедиясендәге Джульеттаның йорты урнашкан.

– Мин позитив кеше, аралашырга яратам, ә әти-әниемнең, апамның, туганнан туган сеңелемнең ярдәме һәм кайгыртуы яхшыга өметләнергә ярдәм итә. Әлбәттә, барысыннан да арыган чаклар була, үз-үзеңә бикләнәсең, әмма мин һәрчак елмаеп йөрергә яратам. Әгәр бүген начар булса да, иртәме-соңмы барысы да яхшы булачак дип ышанам, – дип сүзен тәмамлады ул.