Акциянең максаты – яңа төбәкләр китапханәләренең китап фондын тулыландыру
Питрәч районында «Дуска – китап» акциясе старт алды, аның максаты – яңа төбәкләр китапханәләренең китап фондын тулыландыру. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен китапны балалар сәнгать мәктәбенә (Питрәч авылы, Почтовая урамы, 1 нче йорт) алып килергә кирәк.
Балалар һәм өлкәннәр өчен классик һәм заманча нәфис әдәбият кабул ителә, ул Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләргә тапшырылачак. Төп шарт – китаплар яхшы хәлдә, каты яки йомшак тышлыкта булырга тиеш.