Питрәчлеләр йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай прививка ясата ала
Җәмгыять

Питрәчлеләр йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай прививка ясата ала

Мәҗбүри вакцинация елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш.

Питрәч районы дәүләт ветеринария хезмәте этләргә һәм мәчеләргә түләүсез вакцинация үткәрү турында хәбәр итә.

14 декабрь (чәршәмбе):

  • 9.30 - 10.00 - Беренче Май (кибет);
  • 10.00 - 10.30 - Богородск (авыл советы);
  • 10.45 - 11.30 - Көек ("Светлый" торак комплексы парковкасында).

16 декабрь (җомга):

  • 9.30 - 10.00 - Кощак (амбулатория каршындагы парковка);
  • 10.00 - 10.45 - "Царево" торак комплексы ("Территория комфорта" офисы янында).

 

Шулай ук комплекслы прививкалар, кастрация, стерильләштерү һәм башка хезмәтләр күрсәтелә.
☎️ Тел.: 89178895363 - Мансур.