Питрәчлеләр ут, газ һәм су өчен күбрәк түли башлаячак
Җәмгыять

Питрәчлеләр ут, газ һәм су өчен күбрәк түли башлаячак

Беренче декабрьдән илдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар арта

Ут, газ һәм су өчен һәркем күбрәк түли башлаячак, ләкин бу фактны төрлечә кабул итәчәк.

"АКТАЧЫ-К” идарәче компаниясе җитәкчесе Нияз Бикчәнтәев та шулай дип саный.

- Пенсионерлар һәр тиенне саныйлар, шуңа күрә алар өчен бу аеруча сизелерлек булачак. Ә яшьләр моңа игътибар итми. Өлкән яшьтәге кешеләрдән шикаятьләр булачак, алар идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәчәк. Без, әлбәттә, аңлатачакбыз, бәяләр арту турында сөйләячәкбез. Барлык пунктларда да бәяләр күтәрелми. Ишегалды себерүчегә хезмәт күрсәткән өчен түләү элеккечә кала, – дип сөйләде ул.

Бер куб метр газ бәясе 6,25 сум иде, хәзер 6,78 сум булды. Йорт хуҗалары, әлбәттә, газны мәйдан зурлыгына, уңайлы һава температурасына карап сарыф итәләр. Мәсәлән, минем фатирымның мәйданы 40 квадрат метр, айга уртача алганда мин якынча 200 куб метр газ кулланам. Калькулятор алабыз һәм саныйбыз. Әгәр мин мондый мәгълүматларны ноябрь аенда тапшырсам, миңа элеккечә 1250 сум исәпләнәчәк, ә яңа тариф буенча инде 1356 сум булачак. Шуңа бәйле рәвештә, газ өчен чыгымнар 100 сумга артачак.

Сез торак-коммуналь хезмәтләр өчен айга уртача күпме түлисез? Социаль челтәрләрдә питрәчлеләргә шундый сорау бирдек. Сораштырылучыларның 60 проценты “4 мең сум һәм аннан да күбрәк” дигән җавапны сайлаган. Респондентларның якынча 20 проценты ике меңнән дүрт мең сумга кадәр акча тотуларын билгеләп үткән.