Питрәчлеләргә урманда һәм шәһәрдә ничек адашмаска кирәклеге турында сөйләячәкләр
Чараның спикеры булып «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды координаторы чыгыш ясаячак
20 апрельдә сәгать 10да Питрәчтә «Лиза Алерт» ирекле эзләү-коткару отряды координаторы Альбина Гәрәева белән очрашу булачак. Ул өлкән яшьтәге гражданнарга үзең белән урманга нәрсә алып барырга, анда үзеңне ничек дөрес тотарга, адашсаң нәрсә эшләргә һәм шәһәрдә югалып калсаң кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйләячәк.
Чара балалар иҗаты йортында (Питрәч авылы, Почтовая урамы, 1 нче йорт) узачак. Оештыручылар - «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч районындагы социаль яклау бүлеге.
«Лиза Алерт» ирекле эзләү-коткару отряды 2010 елда волонтерлар тарафыннан урманда адашкан һәм хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү максаты белән оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа