Питрәчтә бүген +22 градус җылы булачак
Җәмгыять

Питрәчтә бүген +22 градус җылы булачак

Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Бүген, 26 сентябрьдә, Питрәчтә коры һава торышы сакланачак. Температура бераз төшәчәк.

Болытлы һава торышы өстенлек итәчәк, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с көч белән җил исәчәк.

Көндезге сәгатьләрдә һава 17-22 градуска кадәр җылыначак, дип билгеләп үтә синоптиклар.