Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә янгын-коткару часте территориясендә тантаналы чара узды

Бәйрәм Роберт Миңнуллинның вокал чыгышы, бүләкләү һәм җылы теләкләр белән үрелеп барды

Питрәчтә янгын-коткару часте территориясендә Янгын сагы көненә багышланган тантаналы чара узды. Сәламләү сүзендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәис Сөләйманов янгын сүндерүченең батырлык, кыюлык, иптәшләрчә ярдәм таләп итүче иң абруйлы һәм куркыныч һөнәрләрнең берсе булуын билгеләп үтте.

– Янгын сүндерүче һөнәри бурычы буенча һәм күңеле кушканча ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер, алар кайвакыт башкаларны коткару өчен үз гомерләрен куркыныч астына куялар, – диде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында Богородск авыл җирлеге ирекле янгын сүндерүчеләр командасы җитәкчесе Александр Кочетов та бар.

– Грамота актив гражданлык позициясе, гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә шәхси өлеш керткән өчен бирелде. Төрле хәлләр була, без янгын сүндерүчеләр белән беррәттән эш итәбез, безнең дә бурычларыбыз шундый ук: янгын булган урынга бару, сүндерү, коткару. Безнең команданың шәхси составын 15 кеше тәшкил итә, – дип сөйләде ул.

Бу ут белән көрәшүчеләрнең генә түгел, янгын сүндерү хезмәтенең башка хезмәткәрләренең, шул исәптән диспетчер Лилия Ключникованың да бәйрәме. Сменага ул 20-30 сигналны 01 буенча гына түгел, ә 112 буенча да кабул итә. Иң мөһиме – оператив эшләү. Кайбер вакыйгалар йөрәккә якын кабул ителә. Өч ел элек Богородск авылында булган янгын аеруча исендә калган, чөнки анда кеше һәлак булган.

Янгын сүндерү хезмәтенең кайбер хезмәткәрләре белән бергә бу көнне эшкә туганнары: хатыннары, балалары килгән. Сергей Смирнов үзе белән биш яшьлек улы Назарны алып килгән, ул әтисе кебек янгын сүндерүче булырга хыяллана.

– Ул һәрвакыт үзен эшкә алып баруны сорый: “Әти, янгын сүндерү машинасын карарга телим!” ди. Әлбәттә, мин аның киләчәге турында уйлыйм. Бәлки, аны Иваново Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы академиясенә бирермен, – дип уртаклашты Назарның әтисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса