Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә Үзәк мәчет төзелеше тәмамланып килә

Тантаналы ачылыш җәен Корбан бәйрәменә планлаштырыла.

Хәзерге вакытта манара төзелеше бара. Ул ун катлы бина биеклегендә булачак. Бизәкләү эшләре дә дәвам итә. Дизайнда Коръән аятьләре һәм Аллаһ исеме белән каллиграфия кулланылачак. Стеналарда татар милли бизәкләре ясыйлар.

– Ике катлы объект 450 кешегә исәпләнгән. Хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым керү урыннары бар. Ир-атлар төп залда беренче катта намаз укыячаклар. Икенче катта хатын-кызлар булачак. Анда алар дога кылып кына калмыйча, укый да алачак, – дип сөйләде Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыйров.

Проект буенча подвал каты да күздә тотыла. Анда никах һәм ифтар мәҗлесләре үткәреләчәк. Быел беренче ифтарга кунаклар чакырылган инде. 23 марттан, Рамазан аеның беренче көненнән, залда намаз уку мөмкин булачак.

Мәчет социаль әһәмияткә ия күп функцияле үзәк булачак.

– Без монда мохтаҗларны ашату урыны ачарга телибез. Бу проект бөтен республика буенча эшли. Туклану урыны мөселманнар өчен генә түгел, барлык конфессияләр өчен дә булачак. Иң төп критерий – аек хәлдә килү, – дип уртаклашты төзелеш оешмасы җитәкчесе Ильяс Гыймадов.

Шулай ук территориядә скважина бораулау һәм чишмә ясау планлаштырыла. Шушы көннәрдә объектта район башлыгы белән зур киңәшмә булды. Илһам Кашапов киләчәктә территорияне яшелләндерергә кушты. Бу ял көннәрендә мәчеттә зур өмә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса