Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтән автомастер махсус хәрби операция зонасына китә

Моңа кадәр ул анда ике “Нива” машинасы ремонтлап җибәргән иде.

Питрәчтән автомастер Артур Утяганов махсус хәрби операция зонасына китә.

Ул сигез ел автосервиста машиналар ремонтлау белән шөгыльләнә, бу эш тәҗрибәсе алгы сызыкта да бик файдалы булачак дип саный. Ул сугышчылар өчен тагын ике машина әзерләгән.

Барлык эшләрен җайга салып, контрактка кул куйгач, автомобильләрнең берсендә ул үзе барачак, икенчесен махсус хәрби операциягә Татарстан казаклары вәкилләренә тапшырачак.

– Волжск шәһәрендә Александр атакай яши, ул да махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга актив ярдәм итә, хәрби казаклар берлеге ветераны булып тора. Инвалидлыгы булуына карамастан, һәрвакыт гуманитар ярдәм җибәрә, күпләргә мораль яктан ярдәм итә. Без аның янына барачакбыз, ул машинаны изгеләндерәчәк, гуманитар йөкне төяп, алга таба китәчәкбез, – дип сөйләде Артур.

Ул шулай ук дусларына рәхмәт белдерде, алар аңа машиналарның берсен җыярга булышкан. Бу Питрәчнең “Фрейндшип” һәм “Аврора” футбол командалары, шулай ук “Камай” автосервисы коллективы. Артур белән саубуллашырга һәм игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтергә аның дуслары һәм туганнары килгән.

– Артур балачактан машиналар яратты. Ул яңа уенчык белән уйный башлаганчы, беренче эш итеп, аларның һәрберсен сүтеп яңадан җыя иде. Соңрак велосипедларын үзе төзәтә, аннары инде автомобильләрне ремонтлый башлады. Кешеләргә булышу аның өчен гадәти хәл. Ничек кенә авыр булмасын, без аның махсус хәрби операциягә бару теләген кабул итәбез һәм аңа изге теләктә торабыз. Аның исән-сау җиңү белән кайтуын көтәбез, – диде Артурның әнисе Илиза Утяганова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса