Шулай ук алар ике атналык ялларын ничек үткәрүләре белән уртаклаштылар
27 яшьлек Фәрхәт Беренче Май бистәсендә яши. Тумышы белән ул Казаннан, әмма шәһәрдән читкә табигатькә якынрак урынга күченергә карар итә. Херсон юнәлешендә орудие командиры булып хезмәт итә. Колай авылыннан 36 яшьлек Максим Луганск Халык Республикасында хезмәт итә. Аны иң беренчеләрдән булып 23 сентябрьдә үк мобилизациялиләр. Махсус операция зонасы территориясендә 30 ноябрьдән бирле.
“МИНЕМ КАЙТЫШКА ӘТИ-ӘНИЕМ ЯРАТКАН ПИЛМӘННӘРЕМНЕ ПЕШЕРГӘН ИДЕ”
– Хезмәттәшләрем мине Фара дип йөртә, алар шулай хәл итте. Минем бурычым сугыш белән идарә итү – дөрес ату, атышларга төзәтмәләр кертү. Шулай ук мин коралларга хезмәт күрсәтәм, бу расчет куелган бурычны үтәргә һәрвакыт әзер булсын өчен кирәк, – дип сөйләде Фәрхәт.
Аны октябрьдә, сборларның соңгы көннәрендә мобилизацияләгәннәр. Шуңа күрә Фәрхәт тиздән туган йортын калдырып китәргә туры киләчәген соңгы минутка кадәр белми. Шулай да ул бу турыда сизә. Аның контракт буенча 27 нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасында хезмәт тәҗрибәсе бар. Ул вакытта да орудие командиры була. Соңыннан Казанда логист булып эшли. Бу ел эчендә ул беренче тапкыр әти-әнисе белән 16 июльдә очраша, отпускка кайта.
– Башта өйне бик сагындым, хәзер ияләштем инде, – диде мобилизацияләнүче. – Алгы сызыкта артык эмоцияләр комачаулый гына. Минем кайтышыма әти-әнием яраткан пилмәннәремне пешергән иде. Фронтта өй ризыгы бик сирәк эләгә. Анда барысы да башкача. Хәтта тиз пешерелгән ризыкның тәме дә безнекеннән аерылып тора. Ял вакытында бөтен Татарстанны әйләнеп чыктым, барлык туганнарым, дусларым, танышларым белән очраштым. Көн саен мунчага йөрдем, ярты елга җитәрлек юынып куйдым, – диде ул елмаеп.
“АЛЛАҺЫГА ЫШАНУ НЫК БУЛЫРГА ЯРДӘМ ИТӘ”

– Мобилизациядән соң мин Казан танк училищесы полигонында өйрәнүләр уздым. Өстәвенә, безне Миллеровода (Ростов өлкәсе) бер ай укыттылар. Хәзер мин мотоукчылар бригадасы взводы командиры. Мин Мәскәү югары хәрби команда училищесын тәмамладым, алган белемнәр сугыш хәрәкәтләрендә ярдәм итә, – дип сөйләде Максим.
Аның РФ Оборона министрлыгының сак бригадасында эш тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә ул баштан ук үзен теләсә кайсы вакытта чакырып алачакларын яхшы аңлаган. Мобилизациягә кадәр Казанда зур компаниядә автослесарь булып эшли. Өйдә аны хатыны Гөлназ һәм өч баласы көтә. Гаиләсе аны табын әзерләп каршы ала һәм сюрприз әзерли.
– Иреңне аннан көтү бик авыр. Балалар сагыналар. Гаиләбез дини, һәр намаздан соң мин Аллаһыдан иремнең исән-сау әйләнеп кайтуын сорыйм, – дип уртаклашты Гөлназ.
Максим бер ел эчендә аның тормышы гына түгел, ә дөньяга мөнәсәбәте дә үзгәргәнен таный.
– Мин, мөгаен, тормышка җитдиерәк карый башладым. Дин, Аллага ышану миңа нык булырга ярдәм итә. Бу яхшы әхлакый ярдәм. Ә минем идарәче тәҗрибәм команда составы белән уртак тел табарга ярдәм итә, – дип йомгаклады сүзен июль аенда ялга кайткан мобилизацияләнүче.
Ир белән хатын билгеләп үткәнчә, район да, республика да аларның гаиләсенә ярдәм итә, балалар барлык ташламаларны ала. Питрәчтә төрле бәйрәмнәргә һәм очрашуларга чакыралар.