Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч авылында Перчков урамында социаль ипотека буенча йорт төзеләчәк

Безгә районда социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру турында сорау килде.

Район хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, социаль ипотека буенча күп фатирлы йорт Питрәч авылының Перчков урамында төзеләчәк. Төзелеш өчен җир кишәрлеген ызанлап, Дәүләт торак фондына тапшырылды. Җир кишәрлегенең генераль планы һәм техник шартлар турында белешмә бирелгән.
Бүгенге көндә әлеге йортны  гариза биргән кешеләргә туры китереп проектлау мәсьәләсе карала. Типлаштырылган проектлар туры килми. Шуңа күрә район өчен, халыкка кирәк булган фатир мәйданнарын исәпкә алып, аерым йорт проектлаштырыла.


Борчыган сорауларыгыз бармы?
☎️
 Ул чакта безнең корреспондентларга 3-04-82 телефон номеры буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X