Питрәч гаиләләре район мәдәният йорты сәхнәсенә чыкты
Җәмгыять

Питрәч гаиләләре район мәдәният йорты сәхнәсенә чыкты

Районның төрле авылларында яшәүче 7 гаилә "Гаилә белән бергәләп" бәйгесендә катнашты.

Ул Әниләр көненә багышланган иде.
Үз гаиләләре турында Рушана һәм Альберт Шеваловсийлар - бәйге кунаклары бәян итте. Алар тәрбиягә алган 9 кыз һәм уллары турында сөйләде.
Һәрбер гаилә җыр, уен-көлке, шигырь аша үзләре турында сөйләп үтте. Татар Казысыннан Вәлиевлар, Питрәчтән Шәйдуллиннар, Иске Йорттан Шәрәповлар, Күннән Нәбиуллиннар, Колайдан Елизаровлар, Ленино-Кокушкинодан Миңнуллиннар, Богородскидан Сәлимгәрәевлар тамашачыларга үз сәләтләрен күрсәтте, гаилә җылылыгы белән бүлеште. Аларның һәрберсе кабатланмас үзенчәлекле чыгышлары белән таң калдырды.

Әлеге чара турында шушы арада безнең сайттан да укый алачаксыз.