Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч интернат-мәктәбе укучыларына спорт костюмнары һәм кер юу машинасы бүләк иттеләр

Аларга мондый бүләкне Питрәч авыл җирлеге депутаты Ирек Шәвәлиев һәм Камилә Әхмәтгалиева ясады.

Питрәч интернат мәктәбе укучылары хәзер белем бирү учреждениесе символикасы төшерелгән спорт костюмнарында чыгыш ясаячак.

Мәктәп командасы төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында актив катнаша. Алар волейбол уйныйлар, армспорт белән шөгыльләнәләр.

Моннан тыш, мәктәпкә кер юу машинасы да бүләк иттеләр.

Без сезнең мәктәп белән танышырга һәм тагын нәрсә белән ярдәм итә алуыбызны белергә килдек", - дип билгеләп үтте Ирек Шәвәлиев.

Камилә Әхмәтгалиева җәмәгать туклануы өлкәсендә бизнес белән шөгыльләнә. 2021 елда «Ел хатын-кызы» республика конкурсының «Бизнес-леди» номинациясендә җиңүче булды. Ул пандемия чорында табибларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтүдә актив катнаша. Үзе дә булыша,  бу эшкә битараф булмаган, ярдәм итәргә әзер кешеләрне дә җәлеп итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X