Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч кырларында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен тикшерәләр

Авыл хуҗалыгы техникасында эшләгән вакытта иң төп критерийларның берсе - куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау

Бер атнадан артык инде кырларда уңыш өчен көрәш бара. Барлык көч һәм тиешле техника бөртеклеләрне һәм техник культураларны урып-җыюга юнәлдерелде.
Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә басуларга чыга һәм аграрийларның ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә техника белән идарә итү һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү-үтәмәүләрен тикшерә.
Күптән түгел шундый тикшерүләрнең берсе  «Ак барс-Питрәч» хуҗалыгы басуында узды, анда комбайннарны тикшерделәр.


– Безнең басуларда 14 комбайн эшли, - дип сөйләде хуҗалыкның ашлык җыю комплексы инженеры Динар Сираҗиев. - Аларда 28 механизатор, комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре эшли. Урып-җыю эшләре башланыр алдыннан без белгечләр белән бергә уракта катнашучылар өчен  техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрдек, - дип билгеләп үтте ул һәм комбайнчыларга ут сүндергечләр, янгынга каршы киез, чиләкләр, көрәк, сәнәкләр, су савытлары бирелә, дип өстәде.


– Безнең «Нью-Холланд СХ 6090» комбайны техника куркынычсызлыгы өчен кирәкле бөтен нәрсә, шулай ук махсус кием,  беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен аптечка белән тулысынча тәэмин ителгән, – диде комбайнчы Илфат Әхмәтов.
Ашлык җыю комбайннары -   бик күп әйләнә торган механизмнары, алмаш һәм чылбырлы тапшыргычлары, подшипниклары булган катлаулы механик чаралар. Болар барысы да янгын чыгу куркынычын арттыра, шуңа күрә техника үзенә зур игътибар таләп итә. 


- Комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү иң мөһим бурычларның берсе булып тора, - дип ассызыклыйлар тикшерү барышында район дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш инженер-инспекторы Валерий Максимов һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Василий Захаров. - Комбайнчылар җирле, төбәк һәм федераль әһәмияттәге юллар буенча билгеләнгән кагыйдәләрне үтәп хәрәкәт итәргә тиеш. Төп таләпләр - техниканы махсус машиналар белән озата бару һәм тәүлекнең якты вакытында гына хәрәкәт итү, - дип искәртте алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса