Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч медикларына мактаулы бүләкләр тапшырылды

    Бүләкләү тантанасы медсоветның йомгаклау утырышында узды.

    РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:
    Күн ФАПы мөдире Раушания Баһаутдинова;
    хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Татьяна Овчаркина.

    РФ сәламәтлек саклау министрының рәхмәте белдерелде:
    йогышлы авырулар бүлегенең өлкән шәфкать туташы Наталья Павловага;
    Пимәр ФАПының фельдшеры Гөлсинә Хәбибуллинага.

    ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:
    табиб-эпидемиолог Татьяна Вавилова;
    участок табиб-педиатры Гүзәл Гыймадова;
    Татар Казысы ФАПы фельдшеры Розалия Мөхәммәдиева;
    ашыгыч ярдәм бүлекчәсе машина йөртүчесе Александр Сергеев.

    ТР сәламәтлек саклау министрының рәхмәте белдерелде:
    Поликлиниканың йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы Наилә Нигъмәтуллинага;
    Кощак табиблык амбулаториясенең участок табиб-терапевты Лилия Хисмәтуллинага;
    нурланыш диагностикасы бүлегенең ультратавыш диагностикасы табибы Елена Шкабурага.

    «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды:
    42 ел баш хисапчы булып эшләгән Фәридә Василовага;
    терапия бүлегенең табиб-терапевты Александр Курмышевка;
    участок табиб-педиатры Фәридә Мөхәммәтҗановага;
    Кәвәл ФАПы фельдшеры Анна Шабаковага.

    Питрәч районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:
    Баш табибның клиник-эксперт эше буенча урынбасары Гөлнара Гәрәева;
    хирургия бүлегенең табиб-хирургы, бүлек мөдире Акмал Зәйнидинов;
    медицина профилактикасы бүлегенең шәфкать туташы Елена Матюничева.

    Питрәч район башлыгының рәхмәте белдерелде:
    Колай ФАПы мөдире, шәфкать туташы Ләйсән Вәлиевага;
    поликлиниканың табиб-неврологы Илнара Нуруллинага;
    педиатрия бүлегенең табиб-педиатры Гөлзадә Сабировага;
    Ленино-Кокушкино табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы шәфкать туташы Лилия Салиховага;
    ашыгыч ярдәм бүлегенең күчмә бригадасына чакыруларны кабул итү һәм тапшыру буенча шәфкать туташы Надежда Сорокинага.

    Питрәч район үзәк хастаханәсе Мактау грамотасы белән бүләкләнде:
    медицина профилактикасы бүлегенең табиб-терапевты Рөстәм Гафурянов;
    Шәле табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Альбина Сукрова;
    поликлиниканың участок шәфкать туташы Анастасия Фадеева.

    Питрәч район үзәк хастаханәсе рәхмәте белдерелде:
    поликлиниканың участок табиб-терапевты Юлия Ишматовага;
    ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Кристина Мироновага;
    поликлиниканың участок шәфкать туташы Айгөл Сираҗиевага.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: