Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе Илһам Кашаповның Әниләр көне уңаеннан котлавы

Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!

Әниләр көнен бәйрәм итү – газиз әниләребезгә барысы өчен дә рәхмәт белдерү өчен бик яхшы мөмкинлек.
Тормышта нинди генә авырлыкларга, нинди генә сынауларга юлыксак та, без җир йөзендә иң кадерле кешебез – Әниебез барлыгын, аның һәрвакыт безне көтүен һәм яратуын беләбез. Нәкъ менә әниләребез һәрчак безнең янәшәшәбездә, алар безнең уңышларыбызга чын күңелдән шатланалар һәм борчу-мәшәкатьләребез килеп туса бездән дә ныграк борчылалар, безнең өчен кайгыралар.
Бу көнне герой-аналарга, күп балалы аналарга, ата-ана назыннан мәхрүм калган ятим балалар өчен икенче әнигә әверелгән барлык хатын-кызларга аерым рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле әниләр! Сезгә олы рәхмәт һәм тирән ихтирамымны белдерәм. Фидакарь хезмәтегез, чиксез сабырлыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз өчен сезнең алда баш иям. Сезнең йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын! Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, балаларыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса