Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә

    Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган

    Редакция "Без бергә бәхетле" фотоконкурсы игълан итә.

    Анда Питрәч районыннан никахларын рәсми рәвештә теркәгән гаилә пары катнаша ала.
    Үзегезнең әти-әниләрегез, әби-бабаларыгызның фотосурәтләрен, танышу, бергә яшәү һәм туй датасы турында кыскача мәгълүмат белән (мәҗбүри шарт) язып җибәрегез. Фотолар 26 июньгә кадәр 8939-371-52-72 (ВатСап) номерына кабул ителә. Исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны күрсәтү зарур.

    Фотоконкурс редакция тарафыннан ЗАГС бүлеге белән берлектә оештырыла. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: