Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы Белкино авылы халкы кибет сорый

Элек эшләп килгән кибет шәхси булган, эшмәкәр табыш булмау сәбәпле, үз бизнесын япкан.

Редакциягә Белкино авылында яшәүче Галина Волкова шалтыратты. Ул халыкның кибетсез калуы турында сөйләде. Бердәнбер кибет бер ай элек ябылган. Белешмә сорап, без авыл җирлеге башлыгы Алексей Меньшовка мөрәҗәгать иттек.

Авылда шәхси кибет эшли иде. Хуҗасы аны 1 июльдә япты. Моның сәбәбәен табыш булмауда аңлатты, - диде ул.

Белкино авыл җирлегендә 204 кеше теркәлгән. Күбесе үз авылларыннан читтә эшли, шуңа күрә азык-төлекне өйләренә кайканда сатып ала. Читкә чыгу мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен күчмә кибет оештырылды. Ул һәр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә килә. Тик халык кибет ачуларын тели.

Бу теләк район җитәкчелегенә җиткерелде. Мәсьәләне бергәләп хәл итәчәкбез. Бәлки, кибет төзү буенча республика программасына да керербез, - дип өстәде җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса