Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан район башлыгы Илһам Кашапов мөрәҗәгате

Быел Питрәч районы өч мөһим вакыйга - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел һәм Питрәч муниципаль районы оешуга 90 ел тулуны билгеләп үтә.

Бу даталарга район халкы зур һәм данлыклы тарихи юл үтеп килде. Әйтергә кирәк, өч вакыйга да питрәчлеләр тормышында аерым әһәмияткә ия. Якташларыбыз каһарманнарча Ватан азатлыгын сакладылар, кече Ватаныбызның үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш керттеләр һәм кертәләр.
Мин һәрвакыт: «Питрәч районының төп байлыгы - кешеләр», - дим. Бездә күп кенә сәләтле кешеләр туды һәм үсте, алар кеше цивилизациясенә зур өлеш керттеләр. 90 ел эчендә Питрәч районы зур уңышка ирешә һәм кеше тормышының барлык өлкәләрендә дә үз байлыгын арттыра алды. Әмма алда әле тагын күпме эш!
Без алга таба да төбәгебез, халык иминлеге өчен эшләвебезне дәвам итәрбез, тагын да ныграк һәм көчлерәк булырбыз дип ышанам.
Кызганыч, быел пандемия белән бәйле рәвештә, без елның иң мөһим вакыйгасын онлайн режимында билгеләп үтәргә мәҗбүр. Тиздән без бу вакыйганы зурлап билгеләп үтәрбез һәм бер-беребезне шәхсән котларбыз дип өметләнәм.
Кадерле якташлар! Сезнең бетмәс-төкәнмәс энергия һәм талант барлык теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен! Питрәч муниципаль районы тормышына керткән өлешегез һәм туган ягыгызга карата ихлас мәхәббәтегез өчен барлык кешеләргә дә рәхмәт белдерәсем килә, сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса