Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 12 апрелендәге Указы белән
Питрәч район суды рәисе итеп Әхмәтшин Марсель Рафик улы билгеләнде.
Ул 1976 елда туган. 1998 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. 2005 елның августыннан – Казан шәһәре Вахитов районы суды судьясы. 2014 елның гыйнварыннан 2021 елга кадәр Казан шәһәренең Яңа Савин район суды рәисе урынбасары вазыйфасын башкарган.
Бишенче квалификация классы бар.