Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде

Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.

Бөтендөнья татар конгрессында Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде.

Апрель аенда Питрәчтә Мәүлә Колыйга багышланган илкүләм конференция узган иде. Шуның нәтиҗәсе булып, 420 битлек зур күләмле җыентык дөнья күрде. Ул 100гә якын мәкаләне үзенә сыйдырган.

Питрәч башлыгы Илһам Кашапов Питрәч районы Чыты авылында туып-үскән Мәүлә Колый мирасын саклауга багышланган проектлар буенча эш башланганын әйтте. 2021 ел азагында "Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән - бүгенгә кадәр" Беренче Питрәч фәнни-төбәк тарихын өйрәнү укулары" Республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелгәнен искәртте. 

Икенче Питрәч фәнни-төбәк тарихын өйрәнү укулары" өчен түбәндәге китаплар яңадан басылып чыкты һәм кабат тиражланды. "Унҗиденче гасыр шагыйре Мәүлә Колый" (Камил Дәүләтшинның уку әсбабы); "Мәүлә Колый. Хикмәтләр" (төзүче Мәсгут Гайнетдин); "Мәүла Колый поэмалары" (төзүче Рәиф Мәрдәнов)", - диде Илһам Кашапов.

Тарихчы Индус Таһиров та фикерләре белән уртаклашты.

Татар өчен китап һәрвакыт беренче урында торган. Әгәр Питрәч шуның кадәр китап чыгара икән, бу зур күрсәткеч", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса