Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында алтын парларны хөрмәтләделәр

Ленино-Кокушкино Яшьләр үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган "Минем елларым - Минем байлыгым" бәйрәм концерты булып узды.

Җыелганнар музыка мәктәбе артислары, "Подружки", "Ритм" вокаль ансамбльләре, "Мечта" хореография коллективы һәм "Сударушки"" фольклор ансамбльләре чыгышларын карады.
Бәйрәмдә Анна Ивановна һәм Иван Сергеевич Пигасовлар, Клара Ивановна һәм Вадимир Яковлевич Моисеевларны алтын туйлары белән тәбрикләделәр. Алар 50 ел бергә тигез тормыш иткәннәр.
Юбилярларны район хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Камалов һәм Ленино-Кокушкино авыл җирлеге башлыгы Альфред Салихов котлады. Бу көнне алар бүләкләр дә кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X