Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында автомобиль урлаучы игълан ителде.

Берничә көн элек, Питрәчнең Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә, Киров өлкәсе Уржум шәһәреннән 26 яшьлек кеше машинасы урлануда гариза белән мөрәҗәгать итте. Ул полиция хезмәткәрләренә, җинаятьчеләрнең машинаны Көюки авылының бер йорт алдыннан урлаганнарын сөйләде.

Тиздән, хокук саклау органнарына, урланган машинаны штраф салу тукталышында, техник яктан төзәтергә ярарлык хәлдә табарга уңыш елмайды.

Шикләнелүчене билгеләү һәм тоткарлау өчен, полиция хезмәткәрләренә дүрттән дә кимрәк көн кирәк булды. Җинаятьче булып Йошкар-Олада яшәүче 23 яшьлек кеше исәпләнде. Ул әлеге җинаятьне башкаруда үзен таныды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X