Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районында янгыннар белән борчулы хәл туды

    Янгынның чираттагы корбаны булмау сезнең кулда!

    Бүгенге көнгә Питрәч янгын күзәтчелеге мәгълүматы буенча, районда инде 11 янгын чыккан, бу узган елгыга караганда, дүрт очракка күбрәк. Инде корбаннар да бар: ут питрәчленең гомерен өзгән.

    Янып китүнең төп сәбәбе - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Ягъни, әгәр дә кешеләр гади кагыйдәләрне үтәгән, төзексез җылылык һәм җылыту әйберләрен кулланмаган булсалар, янгынның күбесе булмый калырга мөмкин булган.

    Сүз сезнең милкегез, сезнең һәм якыннарыгызның тормышы турында бара. Аларны сез генә саклап кала аласыз. Электр һәм җылыту җайланмаларын тикшерүне үткәрегез, ут кулланганда игътибарлы һәм сак булыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: