Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районында 20 июльдән 30 июльгә кадәр балигъ булмаган пассажирларны йөртү белән бәйле профилактик рейдлар үткәрелә

    ЮХИДИ хезмәткәрләре дә велосипедта йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрә.

    Узган җәйдә булган юл фаҗигасе кабатланмасын өчен, велосипедчыларга юл аша чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерәләр. Ул вакытта велосипедчы яшүсмерне машина бәрдерде һәм ул шунда ук үлде.
    Статистика күрсәткәнчә, кайберәүләр өчен бу хәл сабак булмаган. Яшүсмерләр велосипедта гына түгел, машинада да юлга чыга башладылар.
    - Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең соңгы утырышында без ЮХИДИ линиясе буенча 7 административ материал карадык. Яшүсмерләр автомашиналар һәм мотоцикллар руле артында булган. Шундый ике очрак булды, руль артына машина йөртү таныклыгыннан башка утырган яшүсмерләр юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган.
    Ата-аналардан үз балаларына карата контрольне көчәйтүне һәм уяу булларын сорыйбыз, - дип билгеләп үтте комиссия секретаре Ольга Бикинина.
    Ә балалар белән машинада йөрсәгез, шуны истә тотыгыз: балаларны алгы утыргычта (12 яшькә кадәр) һәм арткы утыргычта (7 яшькә кадәр) йөрткәндә балалар өчен махсус тоту җайланмаларын кулланырга кирәк. Бу кагыйдәне бозган өчен 3 мең сум күләмендә административ штраф яный.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: