Питрәч районында кагыйдә бозуда гаепләнүче шоферны хөкем итәчәкләр
Эш Иске Шигали авылында яшәүче 30 яшьлек кешегә кагыла.
23 августта Иске Шигали - Питрәч юлында исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче каршы як полосага чыга һәм «ГАЗ-27527» йөк машинасы белән бәрелешә. «Лада»дагы пассажир шунда ук үлә.
Җинаять эше кузгатылганнан соң, гаепләнүче гаебен таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа