Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районында Питрәч — Чыты — Янсуар юлы капиталь ремонтланды

    Ремонт «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча башкарылды.

    Питрәч — Чыты — Янсуар автомобиль юлы участогын капиталь ремонтладылар.

    50 мең кв. метр мәйданда эшчеләр ныклы вак таш-мастик асфальтобетоннан өске катлам җәйделәр, һәр яктан 1,5 метр юл кырыйларын вак таш белән ныгыттылар, алты автобус павильоны урнаштырдылар», — дип билгеләп үттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

    Моннан тыш, 86 юл билгесе, 384 метр озынлыкта барьер киртәләр һәм 403 сигнал баганалары урнаштырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: