Питрәч районында республика яшьләре очрашты
Ленино-Кокушкинода «Сфера влияния» дигән патриотик акция узды. Ул Татарстанның 8 районыннан 50дән артык форпостчы һәм яшь активистны бергә җыйды.
Аларга хәрби-патриотик тәрбия, «Форпост» оешмасы турында сөйләделәр, ике мастер-класс үткәрделәр. Программа кысаларында яшьләр Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган күргәзмә карадылар.
Очрашуга килүемә шатмын. Мин үз идеяләремне һәм карашларымны бүлешүче кешеләр белән таныштым. Без бергә 1941-1945 еллардагы сугыш турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белдек. Безне фронт хатлары төрергә өйрәттеләр, - дип кичерешләре белән уртаклашты Иске Шигали мәктәбе укучысы Саимә Шаһиәхмәтова.
Аның фикеренчә, мондый чаралар бик файдалы, чөнки яшьләргә үз иленең тарихы һәм якташларының батырлыгы турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа