Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында яшьләр форумы узды

Питрәч районы активистлары яшьләр инициативалары форумында үз проектларын тәкъдим иттеләр.

Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә узган чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре катнашты.

Форумда барлыгы 17 катнашучы чыгыш ясады. Аларның проектлары патриотизм, сәламәт яшәү рәвеше, милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм башкаларга багышланган.

Эксперт комиссиясе тарафыннан сайлап алынган иң яхшы идеяләр республика грантлар конкурсында катнашачак. Җиңгән очракта, питрәчлеләр үз идеяләрен инде көз көне үк тормышка ашыра башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса