Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында юлларда хәлләр борчулы

Быел юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше һәлак булган, шуларның берсе - бала

Фаҗигаләрнең сәбәбе - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.


Машина йөртүчеләр тиешле дистанцияне үтәмиләр, каршы як полосага чыгалар, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итәләр, тизлек режимын бозалар. Болар коточкыч нәтиҗәләргә китерә. Кеше гомере өзелә. Үлемнәрнең күбесе региональ юлларда була – соңгы 10 айда 11 кеше һәлак булган. Машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Еш кына кешеләр, “зебра”дан чыкканда  як-ягына карамый, яки тиешле булмаган урында юл аша чыга. Көндез автомобильчеләр аларны күреп өлгерсә, кичен бу мөмкин түгел диярлек.

- Быел һәлак булган җәяүлеләр өчәү. Төп сәбәпләрнең берсе - киемдә яктылыкны чагылдыручы элементлар булмау, - дип билгеләп үтте Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Вячеслав Цыганов.
Иң куркынычы - юл һәлакәтләренең корбаннары балалар була. Мондый гадәттән тыш хәлләрне кисәтү өчен белем бирү учреждениеләрендә яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары эшли. Шулай ук балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балалар белән тематик дәресләр, аларның ата-аналары белән җыелышлар үткәрәләр. Күптән түгел полиция, ЮХИДИ һәм хакимият хезмәткәрләре ата-аналар комитеты рәисләре белән очрашты. Юлларда балаларның куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр. Өлкәннәргә һәр баланың киемдәге яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген искә төшерделәр.

Балигъ булмаганнарның велосипедта, мопедларда, мотороллерларда йөрү кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Шулай ук хәзер исерек шоферларга да аерым игътибар бирелә. Хокук бозу факты турында хокук бозучының эш урынына хәбәр итәләр. Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе аның җитәкчесен килеп туган хәлне аңлату өчен чакыра. Хезмәткәрне эштән азат итүгә кадәр карар кабул ителергә мөмкин.

Телеграмм мессенджерында “Питрәч юлларында куркынычсызлык” төркеме бар. Анда намуссыз машина йөртүчеләр турында мәгълүмат җибәрергә була. Хәбәрләргә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре оператив рәвештә җавап бирәчәк. Анда полиция, ЮХИДИ һәм район хакимияте хезмәткәрләре катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД