Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында законсыз юл белән җир үзләштерү очраклары теркәлгән

Бу хакта Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында күрсәтелгән фильмнан билгеле булды.

Узган елда Татарстанда законсыз юл белән җир үзләштерү очраклары Арча, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Чистай районнарында ачыкланган.

Бу хакта Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында күрсәтелгән фильмнан билгеле булды.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. 

2019 ел белән чагыштырганда, мондый төр җинаятьләр кимегән. Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә 2020 елда 68 җинаять теркәлгән, 2019 елда 124 җинаять ачыкланган булган.

2019 елда җир үзләштерү буенча кыңгыр эшләр Буа, Чүпрәле, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Тәтеш районнарында теркәлгән.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X