Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч укучылары архивка экскурсиягә килде

    Шушы көннәрдә район архив бүлегендә беренче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары кунакта булды.

    Аларны «Вперед» район газетасының кызыклы язмалары, күргәзмә белән таныштырдылар. Соңыннан балалар өчен квест-уен оештырылды. 
    Балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар:

    Миңа барыннан да бигрәк иске газеталарны карау, дөньяда беренче космонавт-хатын-кыз Валентина Терешкова турында уку ошады. Ул «Восток-6»да космоска очкан. Бу хакта 1963 елгы «Вперед» район газетасыннан карап белдек, - дип сөйләде Варвара Липатова.

     

    Миңа да газеталарны, пенсияләр турында белешмәләрне карау, документлар өчен тартмаларда бүләк эзләү ошады, - дип өсти сыйныфташы Елизавета Нефедова.

    Әйтергә кирәк, Питрәч беренче мәктәбендә яшь архивчылар төркеме оештырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: