Татарстанда Җиңү көне уңаеннан бер тапкыр бирелә торган акча 33 мең 209 кешегә түләнәчәк
(Питрәч, 11 февраль, Нурия Камалетдинова, “Питрәч-информ”)
ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин журналистларга быел Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган акчалар түләнәчәген хәбәр итте. Татарстанда бу акча 33 мең 209 кешегә түләнәчәк. 75 мең сум сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, Блокадалы Ленинград халкы, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына биреләчәк. 50 шәр мең сум тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ тоткыннарына каралган.
Татарстан буенча Пенсия бүлеге идарәчесе әйтүенчә, бу акча белән беррәттән, Җиңүгә ел саен бирелә торган 10 мең сум акча да түләнәчәк.