Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч үзәгендә Советская урамы, 27 адресы буенча урнашкан йорт ремонтланачак

Бу йортта яшәүчеләр яңгырлардан һәм кар эрегәннән соң түбәдән су агуына зарланган иде. Билгеләп үтик, ул мансардлы.

Шуңа күрә беренче чиратта түбәне ремонтлау каралган, аннан башлаганнар да. Эшчеләр иске капламны алганнар, хәзер җылыткыч җәеп, яңа түбә урнаштырачаклар. Аннары фасадка күчәчәкләр: подъезд ишекләрен һәм тәрәзәләрен алмаштырачаклар, фасадны төзекләндерәчәкләр, отмосткалар белән дә шөгыльләнәчәкләр. 
Октябрь ахырына кадәр барлык эшләр дә тәмамланырга тиеш. Алар күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау республика программасы буенча бара. Районда аның кысаларында 2022 елда якынча 60 миллион сумлык 16 объект яңартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса