Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле «Голос» проектының юбилей сезонында җиңү өчен көрәшәчәк

10нчы сезонында проектта катнашучыларның башкару осталыгын Александр Градский, Леонид Агутин, Пелагея һәм Дима Билан бәяли.

Питрәч авылында туып-үскән Марина Моисеева «Голос» проектының юбилей сезонында беренче этапны узды һәм хәзер музыкаль бәйгедә тамашачыларның күңелен яуларга әзерләнә, аны телевизор караучылар ноябрь аенда күрә алачак. Җырчы «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

10нчы сезонында проектта катнашучыларның башкару осталыгын Александр Градский, Леонид Агутин, Пелагея һәм Дима Билан бәяли. Беренче этапта Марина Моисеева 4 Non Blonds төркеменең What’s Up дип аталган җырын башкарды, аңа таба Россия эстрадасы мэтры Александр Градский борылды.

Бик дулкынландым, җырны ахырына кадәр башкара алмам дип уйладым. Александр Градскийның миңа таба борылуы гына коткарды — бу миңа яңа көч өстәде, мин шатлыктан каядыр очып киттем һәм бөтен проблемалар онытылды», — диде Марина Моисеева.

Сәхнәдә Марина Дима Биланга (аның туганнары да Питрәчтә яши) игътибар итә. «Евровидение»дә җиңү яулаган җырчы күңеленә якын урыннарны, балачакта су коенган Мишә елгасын зур җылылык белән искә алды.

 
ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X