Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Халыкара фотоконкурста җиңүче булды

Ул фотоконкурска керәшеннәрнең милли костюмын тәкъдим итте.

Бу фотография «Милли киемнәрдә әни һәм балалар» Халыкара фотоконкурсында җиңүче булды.

Фотода Питрәч авылында яшәүче Валентина Ямщикова үз балалары белән. Аның авторы - Наилә Җиһаншина.

Конкурска 3870 гариза бирелде, барлыгы 950 фото кабул ителде. Анда Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм чит илләрдән 70тән артык милләт вәкилләре катнашты. Халыкара жюри 202 финалистны һәм 54 җиңүчене сайлады.

Питрәч районында яшәүче Валентина Ямщикова Татарстаннан бердәнбер җиңүче булды. Ул фотоконкурска керәшеннәрнең милли костюмын тәкъдим итте. Фото Керәшен Сәрдәсе авылында керәшен мәдәнияте музеенда фотоконкурс өчен махсус төшерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса