Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәчле үзенең сөйгән ярына иң романтик шартта тәкъдим ясады

    Питрәчтә берничә ел элек барлыкка килгән Яшь өйләнүчеләр паркы район халкында зур популярлык алды.

    Монда бик күп искиткеч вакыйгалар була. Аларның берсе - матур пар Сергей һәм Юлиянең ярәшүе - нәкъ тә Яшь өйләнүчеләр паркында булды.

    Юлия Савельева, "Бәрмәнчек" керәшен Дәүләт фольклор ансамбле катнашучысы коллектив белән бергә чыгыш ясарга килгән була. Һәм концерттан соң монда аны зур сюрприз көтә. Бу турыда кыз үзенең ВКонтакте челтәрендә язган.

    "Бу гади көн иде)) Бәрмәнчек ансамбле әле концерт куеп, Питрәчтән Казанга китәргә җыенган иде, кинәт безне ДПС машинасы туктата һәм гаишник автобуска кереп: "Автобуста Юлия Савельева исемле кыз бармы"? дигән сорау бирә. Мин, калтыранып һәм агарып автобустан чыгам, анда инде минем күзне бәйлиләр һәм кинәт аңлашылмый торган урынга алып баралар))) ә алга таба инде бар да әкияттәгечә!" (авторның орфографиясе һәм пунктуациясе), - дип сокланулары белән уртаклашкан ул.

    Питрәч егете Сергей, сөйгән кызын гаҗәпләндерер өчен әлеге вакыйганы оештыруга дусларын һәм туганнарын җәлеп иткән һәм шул рәвешле, аны чынлап та онытылмаслык итеп оештырган. Романтик гамәлне фотография астына күп "Миңа ошый" билгеләре калдырып, социаль челтәр битләрендә дә бәяләгәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: