Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр, ашау сәламәтлегегезгә зыян китермәсен дисәгез, диетолог киңәшен тотыгыз

Киңәш беркайчан да артык булмый.

Иң мөһиме — ашый торган ризыктагы энергия белән сарыф ителә торган энергия арасында баланс сакланырга тиеш. 

«Табын артында артык күп ашамаска кирәк. Зур тәлинкәгә аз-азлап кына, ошаган ризыкларны гына салып алыгыз. Шул чакта барысын да тәмләп карый алырсыз, артыгын ашамассыз. Барысын да ашарга ярый, тик аз-азлап кына. Бер уч кагыйдәсен истә тотыгыз — бер порция 250 граммнан артмаска тиеш», —ди диетологлар.

Салатларга соус итеп майонез урынына йогыртлы соус, яки шикәрсез классик йогырт файдалану хәерле... 

Диетологлар сүзләренчә, зәңгәр, шәмәхә, караңгы-яшел, кара төсле, квадрат яки турыпочмаклык формасындагы савыт-саба артык ашаудан тыелырга ярдәм итә. Бу төсләр тынычландыра, ярсынуны бетерә. Ә ярсыну исә аппетитны арттыра, димәк, артык ашауга китерә.

Иң тәмле дигән ризыкларны да шундый савытка салып биргән очракта, алар күп ашалмый. Нәтиҗәдә, кеше организмга кирәк кадәр күләмдә генә ашый. Шулай итеп ул физик ачлыкны гына бетерә, хисси ачлыкны канәгатьләндерү турында уйламый.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр