Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр, әгәр бизнесыгыз пандемиядә зыян күрсә, субсидиягә гариза бирегез

Питрәчлеләрнең әлеге ярдәмне алырга вакыты бар әле.

Республикада ковидка каршы чикләүләр аркасында үз эшләрен вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булган эшмәкәрләр өчен ике ярдәм чарасы эшли.  Бу - минималь хезмәт хакы түләү һәм ташламалы кредит.

15 декабрьгә кадәр бизнесменнарның һәр хезмәткәргә минималь хезмәт хакы күләмен түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге бар. Әмма бер шарт бар - сез зыян күргән тармаклар исемлегенә керергә тиеш. Моны ИНН буенча салым хезмәте сайтында тикшерергә мөмкин. Гариза салым хезмәте сайтының шәхси кабинеты аша рәсмиләштерелә һәм кабул ителә. Аны язмача рәвештә Казандагы  ТР буенча 6 нчы салым хезмәтенә  җибәрергә мөмкин. 
Хәзерге вакытта 296 потенциаль ярдәм алучыдан 152 эшмәкәр гариза тапшырган. 90 бизнес вәкиленә акча бирелгән инде. Алар арасында «Царево Вилладж» торак комплексында балалар студиясе бар. Биредә балаларга иҗади яктан үсәргә ярдәм итәләр, мәктәпкә әзерлиләр, алар өчен төрле күңел ачулар оештыралар. Студиягә аена  якынча 300 бала йөри, алар монда а 3-4 сәгать  вакыт үткәрә. 

Миңа биредә шөгыльләнү бик ошый. Мин буяулар белән рәсем ясарга яратам, төрле эшләнмәләр ясыйм, - диде студиягә йөрүчеләрнең берсе, биш яшьлек Ева.

Аңа һәм  яшьтәшләренә математика, уку, әйләнә-тирә мохитне өйрәнү дәресләре үткәрелә. Ева, бер хикәядән өзек укып, үз осталыгын күрсәтте. 
Бу поселокта яшәүчеләргә мондый мини-бакча бик кирәк  һәм ул ябылса күпләрнең кәефе төшкән булыр иде. Әмма бизнес локдаунны кичерә алган,  ноябрьдә учреждениегә югарыда күрсәтелгән субсидияне күчергәннәр.

Безнең тармак зыян күрүчеләр исемлегендә. Без, бер хезмәткәр һәм мин, шәхси эшмәкәр буларак, ике минималь хезмәт хакы алдык, - дип билгеләп үтте Александра Малыгина.  

Предприятиенең иминият һәм салымнар буенча 3000 сумнан артык бурычы булмавы мөһим, һәм ул үзгәртеп кору, банкротлык һәм бетерү процессында булырга тиеш түгел. Шул очракта гына субсидия алуга хокук бирелә. Теләсә нинди сораулар буенча 3-02-06 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
Тагын бер ярдәм төре -  3 процент ташламалы кредит. Аңа районда 100 эшмәкәр дәгъва кыла ала. Предприятиеләр үзләре банкның 15 бүлегенең берсенә кредит алу өчен гариза бирә. Әлегә 8 генә  эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. Тапшыру вакыты 30 декабрьгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса